World News in Tatar

Питрәч районындагы гаиләгә «Россия йөрәге» учагы тапшырдылар

Питрәч районындагы гаиләгә «Россия йөрәге» учагы тапшырдылар

Татарстанның Питрәч районы Чыты авылында яшәүче Шәмсетдиновлар гаиләсе «Россия йөрәге» гаилә учагын кабул итте. Ел символы булган Бөтенроссия гаилә учагын аларга Теләче районыннан Кашаповлар гаиләсе тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

Әлеге ике гаилә бер-берсе белән таныш кына түгел, ә аралашалар да. Гаяз һәм Айгөл Кашаповлар олы уллары Алмазны, Айзилә һәм Айсылу исемле кызларын тәрбияли. Гаилә Алан авылында яши. Актив мәдәни һәм спорт тормышы, халык бәйрәмнәрендә катнашу алар өчен гаилә традициясенә әверелгән. Ольга белән Миңнурның да тормыш ритмы шундый ук. Миңнур – Чыты авылы мәдәният йорты директоры, блогер, аның хатыны Ольга – район газетасының баш мөхәррире. Гаилә шулай ук өч бала – Ильяс, Назлы һәм Мусаны тәрбияли.

Миңнур үзләренә шундый хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтте.

«Бу учак безнең районда бер атна булачак, бу вакыт эчендә без аны саклаячакбыз. Без бүген икеләтә бәхетле, чөнки әлеге район белән тыгыз хезмәттәшлектә. Итекле хоккей турнирына, мотоблокта узышларга киләбез, гаиләләр белән дус булып яшибез. Әни ягыннан бабам Теләче районыннан. Сезнең белән безне күп нәрсә бәйли безнең бурыч – традицияләрен саклау, тынычлыкта һәм дуслыкта яшәү», – диде ул.

Гаилә учагын Баландыш авылында оештырылган Блогерлар Сабан туенда тапшырдылар.

«Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы – Гаилә елы символы булып санала. Бу учак төбәктән төбәккә, районнан районга үрнәк гаиләләргә күчеп йөри.

Читайте на 123ru.net