World News in Tatar

Хәрби дәваланып беткәннән соң махсус операциягә китәчәк

Эфиоп позывнойлы хәрби Алмаз килешүне бер ел элек төзи. Килешү төзүгә Алмаз аңлы рәвештә килә, дуслары да хуплый, аның белән бергә хәрби операциядә катнашырга карар итәләр, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

«2023 елның июлендә дуслар белән хәрби хезмәткә килешү төзү өчен военкоматка килдек. Башта безне Тоцкий-2гә өйрәнергә җибәрделәр, ә соңыннан махсус операция зонасына киттек», – дип сөйләде хәрби.

Хәзер хәрби Нурлат район үзәк хастаханәсендә. Май аенда бер бәрелештә корсагы, аяк-куллары, беләге яралана. Башта аны фронт яны зонасындагы госпитальгә, соңыннан Владивосток һәм Хабаровскига җибәрәләр. Белгород, Мәскәү госпитальләрендә берничә операция ясыйлар. Яралангач, ул өенә ялга кайта, Нурлат хастаханәсенең хирургия бүлегендә дәваланып бетә.

«Яхшы дәвалыйлар. Дарулар бар. Перевязка, укол ясыйлар, система куялар. Персонал да ягымлы, мөнәсәбәт әйбәт», – диде хәрби. «Дәваланып бетүгә үк фронтка китәм. Җиңүне тизрәк якынайтырга кирәк», – ди ул хәзер.

Нурлат район хастаханәсендә хәрбиләрне (мобилизацияләнгәннәрне дә, килешү буенча хезмәт итүчеләрне дә, демобилизацияләнгәннәрне дә) дәвалау өчен яхшы шартлар булдырылган. Терапия һәм неврология бүлекләрендә югары уңайлылыклы бер, хирургия бүлегендә ике палата эшли. Һәрберсендә телевизор, кондиционер, микродулкынлы мич, гардероб бүлмәсе, җиһазландырылган санузел һәм душ бүлмәсе бар.

«Махсус операциядә катнашучы пациентларга кичектергесез экстрен ярдәм күрсәтү өчен кирәкле бар нәрсә дә бар, хирургия ярдәме күрсәтелгән пациентларны Казанга сугыш ветераннары госпиталенә җибәрү маршрутизациясе дә яхшы көйләнгән», – дип ышандыра Нурлат район үзәк хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Фидаил Гәләветдинов.

Алмаз берничә көн элек кенә район хастаханәсеннән чыккан. Ул тулысынча тернәкләнеп беткәч, Кораллы көчләр сафында хезмәтен дәвам итәчәк.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Читайте на 123ru.net