World News in Tatar

Минзәләнең «Патриотлар үстерәбез» хәрби-патриотик лагеренда «Батырлык дәресе» узды

Минзәләнең «Патриотлар үстерәбез» хәрби-патриотик лагеренда «Батырлык дәресе» узды

Минзәләнең «Патриотлар үстерәбез» хәрби-патриотик лагеренда «Батырлык дәресе» узды. Бу хакта «Минзәлә-информ» яза.

Бүгенге көндә лагерьда бишенче смена бара. Исеменнән үк күренгәнчә, бу ял итү лагере генә түгел, ә балаларны физик һәм рухи яктан чыныктыручы, армия режимында эшли торган лагерь. Лагерь җитәкчелеге махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрне лагерьга чакырып, балалар белән даими рәвештә очрашулар уздырып тора.

«Батырлык дәресе»нә очрашуга килгән Дмитрий Ибраһимов 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә китә. Дмитрийның моңа кадәр дә кайнар нокталарда хезмәт итү тәҗрибәсе була — Чечняда сугыша. Сержант хәрби званиесенә ия. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен икенче дәрәҗәдәге «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Шулай ук Чечня сугышында алган бүләкләре дә бар.

Махсус хәрби операциядә Дмитрий штурм группасында була. 2023 елның декабрендә аягына пуля эләгеп, үкчәсендәге сөяге чәрдәкләнә. Шактый гына вакыт госпитальләрдә дәваланганнан соң тернәкләнү узу өчен туган шәһәре Минзәләгә кайтарып җибәрелә.

Очрашу җанлы әңгәмә рәвешендә узды. Балалар хәрбигә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

«Патриотлар үстерәбез» хәрби-патриотик лагерь җитәкчесе Эльвира Гиргирчик «Батырлык дәресе»н йомгаклап очрашуга килгән Дмитрийга рәхмәтен белдерде һәм очрашу истәлеге итеп термос бүләк итте. Шулай ук җитәкче Ватанга тугрылыклы ир-егетләр үстерүдә лагерьның да өлеше зур булуын билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net