World News in Tatar

«ГТО Сабантуе» республика онлайн акциясендә җиңүчеләр билгеле булды

Быел «ГТО Сабантуе» республика онлайн акциясендә җиңүчеләр билгеле булды. Онлайн акция 8 июльдән 29 июльгә кадәр узды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

«ВКонтакте» социаль челтәрендә иң күп лайкларны Бөгелмә муниципаль районы видеоролигы җыйды (709 лайк), шулай ук судьялар коллегиясе әлеге видеороликны иң яхшысы дип билгеләде.

Судьялар коллегиясе тарафыннан түбәндәге ролик-җиңүчеләр билгеләнде:

1 урын – Бөгелмә муниципаль районы

2 урын – Балык Бистәсе муниципаль районы

2 урын – Спас муниципаль районы

3 урын – Баулы муниципаль районы

3 урын – Азнакай муниципаль районы

3 урын – Әтнә муниципаль районы

3 урын – Ютазы муниципаль районы

Җиңүчеләр дипломнар һәм «ГТО» ВФСК символикасы төшерелгән сувенир продукция алачак, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net