World News in Tatar

Алабуга волонтеры хайваннар өчен эко-парк ачарга планлаштыра

Алабуга волонтеры Варвара Астафьева гражданнарны кабул итү вакытында район башлыгы Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Варвара махсус хәрби операция зонасыннан коткарылган хайваннар өчен дә приют ачарга планлаштыра. Ул күптәннән махсус хәрби операциядә барган вакыйгаларга битараф түгел, хәтта үзе дә берничә тапкыр хәрби операция булган урында булып кайткан. Шулай ук күпләргә аның «Твори добро, Татарстан» блогы билгеле. Анда ул фикердәшләре белән бергә авыр хәлгә эләккән хайваннарны коткаруын, дәвалавын күрсәтә, алар арасында этләр, песиләр, кыргый хайваннар, кошлар бар.

Эко-паркны Поспелово авыл җирлегендә, елгадан ерак булмаган урында булдыру планлаштырыла. Анда шулай ук яшьләр арасында ат спортын үстерү, коткарылган хайваннар белән эшләргә җәлеп итү өчен, өч дистәгә якын ат тоту уе да бар.

Эко-парк төзелешен быел башлау планлаштырыла.

Шулай ук очрашу вакытында районда яшәүчеләрнең берсе хат ташучылар эшенә зарланды. Тынычлык проспекты буенча 33нче йортта яшәүче ир-ат Хлыстовода яшәүче туганнарының почтаны соңга калып алуларына зарланды.

Шулай ук Алабуга муниципаль районы башлыгының койма төзү, су белән тәэмин итү, күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау буенча гранты турында да сүз барды. Бу юлы район җитәкчелеге белән очрашуга барлыгы 7 кеше язылган иде.

Читайте на 123ru.net