World News in Tatar

Чаллы халкы хәрбиләргә 1,5 миллион сумлык гуманитар ярдәм җибәрде

Чаллы халкы хәрбиләргә 1,5 миллион сумлык гуманитар ярдәм җибәрде

Чаллының Комсомол районы территориаль иҗтимагый совет рәисләре махсус хәрби операция зонасына 1,8 тонна гуманитар йөк җибәрде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Чаллылар медикаментлар, окоп шәмнәре, азык-төлек, кием-салым – барлыгы 1,5 млн сумнан артык акчага кирәк-ярак җыйган.

«Без хәрбиләргә җиңел түгел икәнлеген аңлыйбыз. Аларга ярдәм итеп, үзебезнең алар белән бергә булуыбызны белдерәсебез килә. Бу әйберләр аларга безнең уртак Җиңүебезне аз булса да якынайтырга ярдәм итсен», – ди Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов.

Территориаль иҗтимагый совет рәисләре балалардан, укучылардан һәм шәһәр халкыннан хәрбиләргә җылы эчтәлектәге хатлар һәм рәсемнәр җыюны да оештырган. Хәрбиләр әйтүенчә, балалар хатларын алар күкрәк кесәләрендә йөртәләр икән.

Читайте на 123ru.net