World News in Tatar

Азнакай районы Мачаклыбаш авылының 105 еллыгына багышланган бәйрәм булды

Азнакай районы Мачаклыбаш авылының 105 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева яза.

Авылның юбилей бәйрәменә җитәкчеләр, авылдашлар, кунаклар агылды. Бу бәйрәм бик яхшы әзерлек белән үтте. Җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары, шигырь, җыр язучылар катнашты. Шуларны барлап, тәртипкә салып, туган авылының юбилеен зурлап уздыру өчен Флера Исламова тырышты. Бәйрәмне оештыруда аңа Розалия Хәбибуллина ярдәм итте.

Кунаклар төрле уеннарда катнашты, җырлады һәм биеде, истәлекләре белән уртаклаштылар. Соңыннан табыннарында сыйланып, өйләренә таралышты.

Читайте на 123ru.net