World News in Tatar

Әгерҗедә диңгезчеләр өчен бәйрәм оештырылды

Әгерҗедә диңгезчеләр өчен бәйрәм оештырылды

Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан Әгерҗедәге Мәңгелек ут янында бәйрәм чарасы узды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Анда үзе дә диңгезче буларак хәрби хезмәт бурычын үтәгән район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, райондагы диңгезчеләр оешмасы җитәкчесе Илнар Закиров һәм төрле елларда Балтыйк, Төньяк, Кара диңгезләр, Тын океан һәм башка флотларда хәрби бурычларын үтәгән якташлар җыелды. Бәйрәмгә гаиләләре белән килүчеләр дә күп иде. Диңгезчеләр бу көнне янә хезмәт иткән елларына кайткандай булды, хатирәләр яңартты.

Бәйрәм әләмен күтәрү хокукы ветеран диңгезче, күп еллар Хәрби диңгез флоты ветераннарының район советы рәисе булган Раиф Гәрәевка бирелде.

«Хөрмәтле ветеран диңгезчеләр, сезне уртак бәйрәмебез – Хәрби-диңгез флоты көне белән чын күңелдән котлыйм. Туган ил алдындагы бурычны сез диңгез киңлекләрендә үтәдегез. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә үз өлешегезне кертәсез. Диңгезчеләр бердәм, дус булулары белән аерылып торалар», – диде Илфат Ямалиев бәйрәм белән тәбрикләп.

Ветеран диңгезчеләр мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алды, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Читайте на 123ru.net