World News in Tatar

Татарстанда көчле яңгырлар һәм 17 градус җылы көтелә

Татарстанда көчле яңгырлар һәм 17 градус җылы көтелә

Бүген, 30 июльдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә, әмма температура күтәрелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы була. Көнбатыш циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында, төбәктә, шул исәптән Казанда да, яңгыр явачак, көндез урыны белән көчле яңгыр көтелә.

Иртән кайбер җирләрдә томан төшә. Урыны белән, шул исәптән Казанда да яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә (Казанда 14 метрга кадәр) көчле җил исәчәк.

Төнлә 12-17 градус җылыдан соң, көндез һава температурасы 22-17 градуска кадәр күтәрелә (Казанда +24-26 градус).

Читайте на 123ru.net