World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов «Сәләт – Ак Барс» лагерендә балалар ялын оештыру шартларын тикшерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырымның Форос бистәсендә «Сәләт – Ак Барс» лагерендә булды һәм балалар ялын оештыру шартларын тикшерде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Хәзер лагерьдә профильле сменаларда Татарстаннан 237 һәм Кырымнан 60 бала ял итә. Рөстәм Миңнеханов торак корпусын карады, балаларның яшәү шартларын тикшерде, шулай ук спорт үзәгендә дә булды.

Республика җитәкчесе туклануны оештыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Ул кухняны карады, ризыкларның сыйфатын бәяләде. Ул бу мәсьәләне махсус контрольдә тотарга кушты.

Якын арада «Сәләт – Ак Барс»ка яңа смена килә. Җәйге сезонда сәламәтләндерү комплексында Россиядән барлыгы 1400 бала ял итәргә тиеш.

Алдарак Татарстанны яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Кырымдагы барлык лагерьләр дә махсус контрольдә тотыла дип хәбәр иткән иде.

Читайте на 123ru.net