World News in Tatar

Яшел Үзән икмәк комбинатын 40 миллионга сатуга куйганнар

Россиядәге интернет-сервисларның берсендә Яшел Үзән икмәк комбинатын сату турында белдерү чыкты. Сатучы комбинатны 40 млн сумга бәяли. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Икмәк заводы 18 ел милек булып тора. Ул Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәренең инфраструктура актив үскән районда урнашкан. Уңайлы транспорт чишелеше бар. Барлык коммуникацияләр: электр, газ, су, канализация кергән. Җитештерелә торган төп продукт – ипи-күмәч ризыклары. Продукциягә ихтыяҗ зур», – диелә белдерүдә.

Шулай ук икмәк комбинаты территориясендә төп корпус, кибет, хуҗалык чималлары склады, керү-чыгу будкасы бар, диелә. Җир кишәрлеге һәм күчемсез милек – оешма милкендә. Хуҗа сүзләренчә, җирнең бәяләү суммасы 65 миллион.

Яшел Үзән халкы социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, килешү инде төзелгән, әмма сайттан бу белдерүне һаман да алмаганнар. «Татар-информ» бу хакта тулырак ачыклый.

Читайте на 123ru.net