World News in Tatar

Татарстан дзюдочылары Волгоград янында һәлакәткә юлыккан поезд пассажирларына ярдәм иткән

Татарстан дзюдочылары кичә Волгоград өлкәсендә рельслардан чыгып ауган поезд пассажирларына вагоннардан чыгарга булышкан. Алар арасында республиканың Чүпрәле районы прокурорының 16 яшьлек улы Арслан Гайнетдинов та булган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның «НУР» спорт-патриот клубы дзюдочылары командасының өйрәнү-тренировка җыеннарыннан кайтышы булган. Яшь спортчылар катлаулы хәлдә вагондагы паниканы булдырмый кала һәм ватылган тәрәзә аша пассажирларны эвакуацияли.

Спортчылар ярдәмендә 40тан артык пассажир җитди имгәнүләрсез вагоннан чыга алган. Арслан Гайнетдинов сөйләгәнчә, беренче минутларда алар шок хәлендә була, әмма егетләр болай гына чыгып китә алмый һәм яралы пассажирларга вагоннардан чыгарга булыша.

«Беренче минутларда күпләр югалып калды, әмма без болай гына чыгып китә алмадык, шундук яралы пассажирларга вагоннан чыгарга булыштык. Бу безнең бурыч иде», – дип сөйләде егет.

Фото: © ТР Прокуратурасы

Читайте на 123ru.net