World News in Tatar

Чаллыда Сыктывкар, Анапа һәм Люберцы хәрбиләре килешү төзегән

Чаллыда Сыктывкар, Анапа һәм Люберцы хәрбиләре килешү төзегән

Чаллы шәһәренең Автозавод һәм Үзәк районнары хәрби комиссариатына хәрби хезмәткә килешү төзү өчен көненә 20дән артык кеше мөрәҗәгать итә. Потенциаль сугышчылар бөтен Россиядән килә. Аларның сүзләренә караганда, аларга Чаллыга кадәр билет сатып алалар, торак һәм туклану белән тәэмин итәләр. Медицина тикшерүен дә алар нибары бер көн эчендә уза ала.

Егерме яшьлек Иван сөйгән кызының ислемае салынган савытны күрсәтте. Кызы аны үзенең истәлеге итеп, махсус операциягә биреп җибәргән.

«Ул мине бу ис белән гел канатландырып торды, шулай ук җиңүгә дә илһамландырды», – дип елмая Иван.

Егет хәрби хезмәткә китәргә килешү төзергә теләгән һәм шуңа күрә Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәреннән Чаллыга килгән. Булачак хәрби сүзләренчә, туганнары аның бу адымын кабул иткән һәм хуплаган.

«Йөргән кызым әлбәттә борчылды, шулай да җибәрде, чөнки инде мине тотып торып булмасын аңлый, минем карар – безнең солдатларга җиңәргә ярдәм итү», – дип аңлата Иван.

Фото: © Эльмира Гайнетдинова тарафыннан тәкъдим ителде

Ә Коми Республикасының Сыктывкар шәһәреннән килгән 21 яшьлек Сергейга көмеш чылбыр һәм хач җибәргәннәр. Егет сүзләренчә, бу аны саклаячак.

«Чылбырны дустым бүләк итте. Озатканда: «Сине сакласын, мин сине көтәрмен», диде. Аллаһка тапшырып озатты дияргә була», – диде Сергей.

Бүген хәрби хезмәткә килешү төзергә килүчеләр арасыннан иң яше – 18 яшьлек Анатолий Свердловск өлкәсенең Луговский бистәсеннән. Ул балачагыннан ук хәрби булырга теләвен әйтте. Аның бабасы да Бөек Ватан сугышында катнашкан булган.

«Чаллыда яхшы каршы алдылар. Миңа билетларны алдылар, түләделәр. Вокзалдан вокзалга такси чакырттылар. Монда мине каршы алдылар, кунакханәгә алып килделәр, урнаштырдылар, барысы да яхшы. Техника белән бәйле юнәлеш телим, ягъни «Урал», «КАМАЗ» яки БМП йөртүчесе буласы килә. Техника яратам», – диде ул.

18-61 яшьлек башка кешеләр дә хәрби хезмәткәрләргә җиңәргә ярдәм итәргә тели. Алар Сыктывкардан, Анападан, шулай ук Чечен Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән. Алар сүзләренчә, карарны алар бер сәбәп буенча кабул иткәннәр — алар патриотлар.

«Минем абый килешү буенча хезмәт итте, шуңа күрә мин дә килешү төзергә карар иттем. Аның үрнәге, аның эзләре буенча киттем», – диде Анападан килгән хәрби Леонид.

Башта ир-атлар Казанга киләчәк. Аннан инде аларны хәрби частьләргә җибәрәләр. Өйрәнүләрдән соң алар махсус операция зонасына китәчәк.

Читайте на 123ru.net