World News in Tatar

Татарстанда рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханыннан уртача баллар кабат кимегән

Быел Татарстанда рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханыннан алынган уртача балл 67,31 булган, бу гомумроссия күрсәткеченнән югарырак, әмма узган ел нәтиҗәләренә караганда кимрәк. Былтыр укучылар уртача 72,03 балл җыйган булган. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин әйтте.

«Республика буенча уртача нәтиҗәләр – гомумроссия практикасының капма-каршы чагылышы. Бер үк вакытта без республикада барлык фәннәр буенча уртача баллар илдәге гомуми балларга караганда югарырак булуын күрәбез. Укучылар инглиз теле һәм әдәбиятыннан максималь уртача балл, география, тарих һәм биология буенча минималь баллар җыя», – дип аңлатты министр.

Шул ук вакытта күпчелек фәннәр буенча уртача балл, киресенчә, арткан. Мәсәлән, математика буенча күрсәткеч 7 баллга (71,24 баллга кадәр), физика буенча 10 баллга диярлек (68,44) һәм әдәбият буенча 5,5 баллга (77,93) арткан.

Читайте на 123ru.net