World News in Tatar

Пенза өлкәсендә Тарихи парк булдыру буенча киңәшмә узды

Бүген, 30 июль, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Пенза өлкәсендә Тарихи парк булдыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алып барды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә катнашучыларга парк төзү проекты турында «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты Президиумы әгъзасы Ринат Әбүзәров сөйләде. Паркта Казанның төрле чорлары торгызылачак, дип планлаштырыла.

Шулай ук җыелыш барышында 2026 елда узачак Бөтенроссия авыл Сабан туе турында фикер алыштылар.

Читайте на 123ru.net