World News in Tatar

Биләрдә «Сәләт» форумының медиа сменасы ачылды

Биләрдә «Сәләт» форумының медиа сменасы ачылды

Биләрдә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының иң озын һәм иң күп санлы катнашучылы сменаларының берсе – Медиа Биләр Форум старт алды. Ул 2 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының мәгълүмәт үзәге җитәкчесе Гөлназ Гатина хәбәр итте.

6 көн дәвамында Биләр җире интервьюлар, фото һәм видеога төшерүләр, подкастлар, трендлар, иҗат белән тулачак.

«Бишенче сменада Самара, Оренбург, Мәскәү өлкәләре, Чувашиядән, Санкт-Петербургтан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 823 бала катнаша. Катнашучылар арасында – фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары», – диде Гөлназ Гатина.

Фото: © «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының мәгълүмәт үзәге

Медиа Биләр Форум – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган смена. Сменада эш 6 юнәлештә алып барыла: фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастлар.

«Смена кысаларында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләреннән остаханәләр уза. Форумда катнашучыларның тренинглар, махсус проектлар һәм лекцияләр тыңлау барышында спикерлар биргән биремнәрне үтәү, алган белемнәрне шунда ук гамәлдә куллану, үзләрен журналистлар һәм медиа өлкәсе кешеләре буларак сынау мөмкинлеге бар. Дәресләрдә замананың актуаль һәм файдалы коралларын куллануга басым ясала», –дип белдерде форумының мәгълүмәт үзәге җитәкчесе.

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Читайте на 123ru.net