World News in Tatar

Татарстан табиблары бер ир-атның корсагыннан дүрт килолы шеш алган

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары Ижаудан килгән 73 яшьлек ир-атның корсагыннан дүрт килограммлы шеш алган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Май күзәнәкләреннән барлыкка килгән липосаркома яман шеше корсак ярысы артында булган. Бу гаять зур шеш нибары ике ай эчендә үскән.

Фото: © РКХ матбугат хезмәте

«Сәгать ярым эчендә команда бабайны куркыныч шештән коткарды. Шуннан соң табиблар пациентның хәлен тәүлек дәвамында реанимациядә контрольдә тотты. Бүген аны 2 нче хирургия бүлегенә күчерәләр», – дип хәбәр иттеләр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.

Читайте на 123ru.net