World News in Tatar

Фальков яшь белгеч статусын закон дәрәҗәсендә ныгытырга тәкъдим итте

Россиядә ил икътисадын кадрлар белән тәэмин итү проблемасын хәл итү өчен яшь белгеч статусын закон дәрәҗәсендә ныгытырга кирәк. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков Дәүләт Думасында хөкүмәт сәгатендә чыгыш ясаганда әйтте, дип яза ТАСС.

«Барыбызга да закон дәрәҗәсендә яшь белгеч статусын беркетү өчен бергәләп уйларга кирәк, бу безнең икътисадны кадрлар белән тәэмин итү проблемасын хәл итү өчен бик мөһим. Дәүләт Думасы депутатлары белән бергә бу ел ахырына кадәр мәсьәләне эшләргә тәкъдим итәм <...>», – дигән Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Министр фикеренчә, яшь белгечнең хокукларын һәм бурычларын, өстәмә гарантияләр һәм ярдәм чараларын билгеләргә кирәк. Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Александр Жуков моңа җавап итеп, профильле төркем төзергә тәкъдим итте.

Шулай ук Фальков «хезмәт базарында моңарчы булмаган кадрлар кытлыгы» һәм «әзерлек өлешендә тупланган диспропорцияләр шартларында» югары уку йортларында бюджет урыннарында укыган кешеләрне эшкә урнаштыруның гарантияле системасын булдырырга өндәде.

Читайте на 123ru.net