World News in Tatar

Дәүләт Думасы треш-стримнарны тыю һәм 1 млн сумга кадәр штрафлар турында закон кабул итте

Россиядә треш-стримнарны тыю турындагы закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Мондый трансляцияләр вакытында хокукка каршы һәм көчләү гамәлләре күрсәтелә. Җинаятьләр стримы моннан соң Җинаять кодексының кайбер маддәләрендә авырайта торган шарт булып саналачак. Мисал өчен, бу кыйнауга, урлауга, үтерүгә кагыла.

Моннан тыш, трэш-стримнар үткәрү, рәхимсезлек, хокукка каршы гамәлләр, аларның нәтиҗәләре сурәтләнгән мәгълүмат тарату өчен авторларга 1 млн сумга кадәр штраф салыначак. Мондый чараны җинаятьләр кылынмаган трансляцияләргә карата кулланырга җыеналар.

Гражданнар өчен штраф күләме 50 мең сум, вазифаи затларга 100 меңгә кадәр, юридик затларга 800 меңнән 1 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Читайте на 123ru.net