World News in Tatar

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мисырдан килгән дин галименә «Әтиләр» мәчетен күрсәтте

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мисырдан килгән дин галименә «Әтиләр» мәчетен күрсәтте

Бүген Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Әл-Әзһәр» университетының Чыгарылыш лигасы каршындагы Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, ислам хокукы һәм гакыйдә буенча әйдәп баручы белгеч Хәмдәллаһ әс-Сафти белән бергә Казан шәһәренең Кояшлы бистәсендә урнашкан «Әтиләр» мәчетендә булды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Имам-хатыйб Минвасыйл хәзрәт Шәфигуллин кунак өчен мәчет комплексы буйлап экскурсия үткәрде, гыйбадәтханәнең эшчәнлеге турында сөйләде, мәчет янында барган төзелеш эшләрен күрсәтте – әлеге бинада мәчет каршындагы курслар үткәрү ниятләнә. Шулай ук кунак чишмәне карады – аның суыннан Кояшлы бистәсендә яшәүчеләр файдалана. Шунысы күркәм, дин галиме белән очрашуда Татарстанның хәзерге Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гына түгел, беренче мөфти Габдулла хәзрәт Галиуллин һәм икенче мөфти Госман хәзрәт Исхакый да бар иде – аларның катнашуы республикада ислам үсешенең дәвамчанлыгын тасвирлады», – диелә хәбәрдә.

Кунак мөфти һәм башка хәзрәтләр, мәхәллә халкы белән өйлә намазын укыды. Мисыр дин галиме Хәмдәллаһ әс-Сафти Татарстан мөфтияте чакыруы буенча Болгарда 20-27нче июльдә узган XVIII Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында чыгыш ясар өчен килде. Форум эшендә төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 18-30 яшьләрдәге 100 егет һәм кыз катнашты.

Читайте на 123ru.net