World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов «Сәләт-Ак Барс» балалар лагере турында: Яхшы ял итәләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Кырымның Форос шәһәр тибындагы бистәсендә «Сәләт – Ак Барс» лагерендә алган тәэсирләре белән уртаклашты.

«Форостагы «Сәләт — Ак Барс» җәйге лагерендә безнең яшьләр белән очраштым. Яхшы ял итәләр, канәгать. Рәхәт!» – дип язды республика җитәкчесе.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе балаларның ялын оештыру шартларын тикшерде. Туклануны оештыру мәсьәләсен ул аеруча контрольдә тотарга кушты.

Хәзер «Сәләт - Ак Барс» лагерендә Татарстаннан 237 һәм Кырым Республикасыннан 60 бала ял итә. Якындагы көннәрдә бирегә чираттагы смена килә. Җәйге сезонда монда Россиядән 1400дән артык бала ял итәргә тиеш.

Читайте на 123ru.net