World News in Tatar

Башкортстанның Шәммәт авылында Роберт Миңнуллин музее ачылачак

Башкортстанның Шәммәт авылында Роберт Миңнуллин музее ачылачак

Быел Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында халык шагыйре Роберт Миңнуллинның мемориаль музее ачылырга әзерләнә.

«Музейның кайчан ачыласын тәгаен генә әйтә алмыйбыз. Иң мөһиме – анда эш бара. Әле кичә генә Илешкә барып карап кайттык. Хәзерге вакытта бина тирәсен тәртипкә китерәләр, территориясе киңәйтелгән, асфальт җәелгән», – диде Роберт Миңнуллинның кызы, шагыйрь исемендәге фондның җитәкчесе Таңсылу Сабирова.

Роберт Миңнуллин музее хәзер Шәммәт авылы клубы һәм китапханәсе булган бинаның бер өлешендә урнашкан. Элек бу бинада мәктәп эшләгән.

Миңнуллиннар гаиләсе музей өчен Башкортстан һәм Татарстан Хөкүмәтләренә рәхмәтле. Музей ике республика ярдәме белән төзелгән.

«Әти ике республика өчен дә зур шагыйрь булды. Аны Казанда да, Уфада да кадерләделәр. «Уфа-Казан» юллары шигыре дә шуннан чыгып язылгандыр», – ди Таңсылу Сабирова.

Ул әтисе исән чагында ук Шәммәт китапханәсендә бик күп китаплар кайтаруын искә алып: «Әле тагын музейга кайтарасы китаплар да, башка экспонатлар да бар», – диде.

  • Халык шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. 2020 елның 27 мартында вафат булды.

Читайте на 123ru.net