World News in Tatar

CалаваTikлар авылдагы йорт хайваннары турында яңа җыр башкара

Бүген интернетта «СалаваTik»ларның «Зоопарк» җырына төшергән видеолары чыкты. Җырның сүзләрен Резеда Гобәева язган, көен Эльмир Низамов иҗат иткән. Аны «Әкият» курчак театрында куелган «Тыпырдык» спектакле өчен иҗат иткәннәр. Бу – «СалаваTik»ларның 68нче җыры.

Видеоны төшергәндә, съемкага «СалаваTik» студиясенә йөрүчеләрне дә җәлеп иткәннәр. «Чыгарылыш кичәсенә алар төрле образларда чыгыш ясаган иде. Шул рәвешле әлеге образлар безнең клипка да әйбәт кенә кереп китте. «СалаваTik» студиясе укучылары өчен бур зур тәҗрибә булды. Башта тавыш яздыруда катнашсалар, аннары зур студиядә видеога төштеләр. Аларга бу иҗади процесс бик ошады. Дәресләрдә балалар бер төрле була, ә камера алдына чыккач, я каушап кала, я киресенчә ачылып китә. Шуңа да аларны кечкенәдән камерадан курыкмаска өйрәтәсебез килә», – диде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Аның фикеренчә, «СалаваTik»ларның яңа җыры әле яңа гына телләре ачылып килүче балалар өчен дә файдалы булыр.

«Балалар, телләре ачылганда, хайваннарны нинди тавыш бирә, шул тавыш белән атап өйрәнә. Шуңа күрә, бу җырны бик тиз отып алырлар. Нәниләр, камера алдында үзләрен ничек тотарга кирәклеген күреп, шул «кухняны» белеп үссәләр, аларга алга таба җиңелрәк булыр. Әлеге клипны төшерүдә аларның берничәсе генә катнашты. Алга таба бу тәҗрибәне кулланып, башка видеоларга «СалаваTik» студиясенең башка укучыларын җәлеп итәчәкбез», - диде Зилә Фәйзуллина.

  • «СалаваTik»ларны яратып караучы балалар Резеда Гобәева белән Эльмир Низамов иҗат иткән җырларны яратып кабул иткәннәр. Аларның «Планеталар» җыры – 164 мең карау, «Саннар» җыры – 63 мең карау, «Салават күпере» җыры – 39 мең карау, «Зарядка ясыйм» – 27 мең карау, «Әни-әнием» җыры – 18 мең карау җыйган.

Читайте на 123ru.net