World News in Tatar

Владимир Путин мәктәп укучыларын химия буенча халыкара олимпиадада җиңүләре белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Эр-Риядта (Согуд Гарәбстаны) 56нчы халыкара химия олимпиадасында катнашкан һәм алтын медальләр яулаган укучыларны котлады. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.

«Җитди, киеренке көрәштә сез команда бердәмлеген һәм Җиңү рухын күрсәттегез, илебезнең фәнни химия мәктәбенең көчле позицияләрен ышандырырлык итеп расладыгыз», - диде дәүләт башлыгы.

Владимир Путин үзсүзлелек һәм хезмәт сөючәнлек киләчәктә дә балаларга тормышта, һөнәрләрендә билгеләнгән максатларга ирешергә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Командага Мәскәүдән өч укучы – Тимур Әхмәдов, Матвей Васияров һәм Алексей Шарпило, шулай ук Уфадан Вадим Харисов керде.

Читайте на 123ru.net