World News in Tatar

Росавиация Бигеш аэропортындагы өермәдән соң тикшерү башлады

Бүген 15:00 сәгатьтә Татарстанда Бигеш аэропорты районында өермә узды. Авиагаваньга зыян китерелгән, тикшерү башланган. Бу хакта Росавиациянең рәсми вәкиле хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, аэропортта Санкт-Петербург дәүләт гражданнар авиациясе университеты паркыннан 4 Diamond DA42 өйрәнү самолетына, шәхси вертолетка, перрон техникасының берничә машинасына, аэродромдагы берничә корылмага зыян килгән.

Хәзерге вакытта зыян күләме билгеләнә. Һава суднолары белән булган вакыйга агентлык тарафыннан гадәттән тыш хәл буларак классификацияләнгән, дип белдерделәр Росавиациядә.

«Росавиациянең Идел буе төбәкара территориаль идарәсе тикшерү үткәрәчәк. Түбән Кама аэропорты ябылмады, штатлы режимда эшли. Рейслар тоткарланмады һәм самолетлар запас аэродромнарга җибәрелмәде», диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net