World News in Tatar

Татарстанда энтеровирус белән авыручылар узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга арткан

Быел Татарстанда энтеровирус инфекциясе белән авыру очраклары саны узган елдагы күрсәткечтән ике тапкыр артыграк. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эвелина Киселёва.

«2024 елның беренче ярты еллыгында энтеровирус инфекциясенең 64 очрагы теркәлгән, авыручылар саны узган елгыдан ике тапкыр күбрәк», – дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Республиканың биш муниципаль берәмлегендә авыручылар теркәлгән, аларның 83 проценты – Казанда яшәүчеләр. Нигездә 14 яшькә кадәрге балалар авырый (95 процент), аларның 69 процентын ике яшькә кадәрге балалар тәшкил итә.

Санитария табиблары сүзләренчә, энтеровирус авыруын профилактикалау һәм кисәтү өчен кайнатылган яки шешәләргә салынган су һәм эчемлекләр генә эчәргә кирәк. Билгесез чыганаклардан алынган суны кулланмаска киңәш ителә. Иҗтимагый нокталардан һәм эчә торган фонтанчыклардан файдаланганда бер тапкыр кулланыла торган стаканнардан эчәргә кирәк. Санкцияләнгән пляжларда гына коену да мөһим.

Энтеровирус йоктырмас өчен шәхси гигиенаның элементар кагыйдәләрен үтәү мөһим – ашар алдыннан һәм ризык әзерләгәндә, урамнан кайткач, бәдрәфкә баргач, авыру кешеләр белән элемтәгә кергәч, кулларны юарга кирәк. Җиләк-җимешне, яшелчәләрне һәм яшеллекне яхшылап юарга, шулай ук торак бүлмәне җыештырып тору мөһим. Азык-төлекне сәүдә өчен билгеләнмәгән урыннарда сатып алырга ярамый.

Читайте на 123ru.net