World News in Tatar

Рөстәм хәзрәт Нургалиев Каһирәдә фәтвалар буенча конференция эшендә катнаша

Рөстәм хәзрәт Нургалиев Каһирәдә фәтвалар буенча конференция эшендә катнаша

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы Гыйльми сәркатибе, Фәтвалар буенча Евразия ислам советы рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Нургалиев Каһирәдә «Фәтвалар һәм зур тизлектә алга баручы дөньяда әхлаклылыкны формалаштыру» дип аталган IX Халыкара конференциядә конференция эшендә катнаша. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чараны Каһирә шәһәрендә Мисыр Фәтвалар йорты оештырды. Фәнни җыенда катнашучылар ислам дөньясы белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү юллары турында фикер алышты. Оештыручылар ислам галимнәренең мөһим бурычларыннан һәм вазыйфаларыннан берсе кешелек дөньясы алдында торган афәтләрне бетерү һәм өммәт бердәмлеген ныгыту буенча стратегияләр эшләү икәнлеген аерым билгеләп үтте.

Конференция мәйданчыкларында Рөстәм хәзрәт Татарстанның ислам финанслары өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул шулай ук Малайзиянең Дин эшләре министры, доктор Дато Мөхәммәд Мухтар һәм Дубайдагы фәтвалар һәм ислам эшләре департаменты директоры, AAIOFI шәригать советы әгъзасы, доктор Әхмәд әл-Хаддад белән очрашулар үткәрде, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net