World News in Tatar

Чирмешәнгә автобус марафоны килде

30 июльдә «Бердәм Россия берләштерә» автобус марафоны Чирмешәнгә килде. Чараның максаты – халык белән аралашу һәм урыннардагы проблемалар белән танышу, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Чирмешәнлеләр белән очрашуга Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Данис Шакиров, «Татнефтепром-Зюзеевнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Яһудин һәм Чирмешән районы башлыгы Рамил Әйбәтов килде.

Район мәдәният йортында спикерлар район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары белән аралашты. Очрашуның модераторы танылган телетапшырулар алып баручы Дмитрий Второв булды.

«Районда махсус хәрби операция зонасында булган якташларга гуманитар ярдәм оештыру эше тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Безне берләштергән бу игелекле миссиядән беркем дә читтә калмый: игелек ярминкәләре оештырабыз, маскировка челтәрләре, блиндаж шәмнәре ясыйбыз. Авыл җирлегенең һәр башлыгы безнең хәрбиләр янында булды», – дип сөйләде Рамил Әйбәтов. Ул үзе дә махсус хәрби операция зонасына йөк илтә барды.

Автобус турында барлык катнашучылар билгеләп үткәнчә, кешеләрнең иминлеге турында кайгырту – Россия үсешенең төп өстенлеге.

«Бүген республикада иллегә якын программа эшли. Бу проектларның төп максаты – һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Яңа программалар һәм проектлар иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Бүген безнең республикада эшләү һәм яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган», – диде Данис Шакиров үз чыгышында.

Район башлыгы сүзләренчә, Чирмешән республикада гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларда актив катнаша. Юлларны ремонтлау, фельдшер-акушерлык пунктларын реконструкцияләү, яңаларын төзү, мәдәният йортларын һәм мәктәпләрне ремонтлау— болар барысы да чирмешәнлеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.

«Кызганычка, районда юллар проблемасы бар, һәм бу мәсьәлә хәл итүне таләп итә», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Шамил Яһудин. Чирмешәнлеләр шулай ук үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен әйтте. Алар нигездә юлларның һәм аграр техникум студентлары өчен тулай торакның торышына кагыла.

Читайте на 123ru.net