World News in Tatar

Менделеескидан Яна Шалаумова «Спас гүзәле-2024» бәйгесендә катнаша

Менделеескидан Яна Шалаумова «Спас гүзәле-2024» бәйгесендә катнаша

Менделеескидан Яна Шалаумова «Спас гүзәле-2024» бәйгесендә катнаша. Конкурс Алабугада XVII Бөтенроссия Спас ярминкәсе кысаларында уза. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.

Агымдагы елда Анастасия Долгова, Юлия Сидорова, Азалия Салихова, Мария Баһаветдинова һәм Яна Шалаумова катнашты. Жюри артистлык, сәхнә осталыгын, катнашучыларның костюмын, үзенчәлеген бәяләде

Шартлар буенча «Спас гүзәле» рус халык киемендә чыгыш ясарга, шулай ук иҗади номер һәм милли ризык тәкъдим итәргә тиеш иде. Барлык катнашучылар да сайлап алу турын узды.

Финал һәм бүләкләү тантанасы 2 августта 15.40 сәгатьтә Бөтенроссия Спас ярминкәсенең төп сәхнәсендә узачак.

Читайте на 123ru.net