World News in Tatar

Питрәчле хәрби операциягә багышланган мобиль музей оештырган

Питрәчле хәрби операциягә багышланган мобиль музей оештырган

Питрәч районы Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов үз проектын гамәлгә ашыра башлады. Ул балаларны шәхси музеендагы хәрби экспонатлар белән таныштыру өчен ГАЗ-69 машинасында авылларга чыгачак. Киләчәктә Питрәчне генә түгел, күрше районнарны дә колачларга ниятли. Бу хакта «Алга» сайтында Люция Сираҗиева яза.

Корал, котелоклар, савыт-саба, кием – күчмә музейда нәрсә генә юк! Миннур аларны интернеттан таба һәм сатып ала. Артык акча барлыкка килү белән, аларны шунда ук бу максатларга сарыф итә. Моны үзенең бурычы дип саный, шул рәвешле Бөек Ватан сугышы геройларының, махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыклары һәм кыюлыгы турындагы хәтерне саклауга үз өлешен кертергә тели.

«Минем өчен бу бик кадерле, чөнки ике як бабам да сугышта катнашкан. Һәр гаиләдә шулай. Мин тарихны киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш», – ди ул.

Еш кына аңа музейны тулыландырырга якташлары ярдәм итә, алар тарихи әйберләрне бушлай бирәләр. Махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Зиннәтуллин бервакыт Миннурга Татар Тау Иле авылыннан бабасының котелогын тапшырган. Ә отпуск вакытында аңа үзенең флягасын алып кайткан. Соңрак Нияз хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Хәзер музейда бабайның һәм оныкның шәхси әйберләре саклана. Миннур үзенә Нияз ышанып тапшырган әйберләрне аеруча сакларга һәм аларның тарихын халыкка мобиль музей аша сөйләргә вәгъдә иткән.

«Мин бу турыда күптән хыялландым, күчмә музей оештырырга теләдем, моңа берничә елдан ирештем. Ниһаять, машина сатып алдым, әкренләп экспонатлар җыйдым. Хәзер минем идеяне тормышка ашыру өчен барысы да бар. Кунаклар әйберләрне тотып, киеп карый алачак», – ди Миннур.

Ул мондый чаралар балалар арасында аерым бер атмосфера тудырырга ярдәм итәр, аларда үз геройлары-якташлары өчен горурлык хисе уятыр, дип өметләнә.

«Күргәзмәдә миңа Брест крепостеннан алып кайтылган таш тәэсир итте. Сугыш елларындагы күп әйберләрнең яхшы хәлдә саклануы гаҗәпләндерде», – дип уртаклаша ачык һавадагы беренче күргәзмәнең яшь кунагы Евгения Филиппова.

Читайте на 123ru.net