World News in Tatar

Яңа Чишмә районы алдынгыларына премияләр тапшырылды

Яңа Чишмә районы алдынгыларына премияләр тапшырылды

Яңа Чишмә районында иң яхшы комбайнчыларга һәм машина йөртүчеләргә атна саен акчалата премияләр һәм кызыл әләмнәр тапшырыла. Бу атна башында районның авыл хуҗалыгы идарәсе урып-җыюда комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасындагы ярышның беренче атнасына йомгак ясады. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында Азат Мусин яза.

Комбайннарның беренче төркемендә «АгроРаздолье» ҖЧҖ комбайнчысы Алексей Козлов үзенең ярдәмчесе Евгений Афанасьев белән җиңүче булган. Алар «Torum -785» RSM комбайнында 9 көндә 1063 тонна бөртек суктырган.

Икенче төркем комбайннарда шул ук хуҗалыктан Анатолий Ильгузин үзенең ярдәмчесе Вадим Иванов белән атна җиңүчесе дип танылган. Алар «Тукано» комбайнында 9 көндә 989 тонна бөртек суктырган.

Машина йөртүчеләр арасында «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Вадим Бойковның күрсәткечләре иң яхшысы, ул SHACMAN автомобилендә урып-җыю башланганнан бирле комбайннардан ындыр табагына 1717 тонна ашлык ташыган.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Леонид Богомолов ирешкән уңышлары өчен атна алдынгыларына эш урыннарында ук кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырган.

Искәртик, комбайнчылар 5 мең сум, аларның ярдәмчеләре 2 мең сум, ә машина йөртүчеләр 3 мең сум премия ала.

Читайте на 123ru.net