World News in Tatar

Алабугада узачак Спас ярминкәсенең программасы билгеле

Алабугада XVII Бөтенроссия Спас ярминкәсе 3, 4, 5 августта узачак. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар быел беренче тапкыр яңа форматны сынап карый. Быел кулдан эшләнгән әйберләрне Шишкин буаларында түгел, ә шәһәрнең тарихи өлешендә сатып алырга мөмкин булачак. Декоратив-кулланма сәнгать осталарының тематик сәүдә рәтләре турыдан-туры шәһәрнең тарихи урамнарында җәеләчәк.

Ярминкәдә декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләре арасында бизәнү әйберләре, милли костюмнар, мамыктан әйберләр, агачтан рәсем, нәфис тукыма, керамика, гжель, яссы тегү һәм курчаклар, чүкеп ясалган әйберләр, гравировка, металлга ясалган рәсем, пыяладан эшләнмәләр һәм башка бик күп төрле әйберләрне күрергә, сатып алырга мөкинлек тудырыла. Бәйрәмне профессиональ артистларның һәм фольклор коллективларның чыгышлары бизәячәк.

Фото: © https://alabuganury.ru/

Шишкин буалары ял һәм күңел ачу зонасына әвереләчәк. «Яшьләр» стадионында тәмле ризыклардан авыз итәргә мөмкин була, ә балалар өчен монда уен мәйданчыклары оештырыла. Александр бакчасы «Бал шәһәрчеге«нә әвереләчәк, анда иң яхшы умарталардан дистәләгән бал сортлары китерергә җыеналар.

Традиция буенча, ярминкә көннәрендә бард музыкасын яратучыларны «Вдохновение» фестивале җыячак. Фестивальнең махсус кунагы — Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Григорий Гладков. Александр бакчасы сәхнәсеннән мәхәббәт, дуслык, гаилә һәм туганнар, туган як турында җырлар яңгыраячак.

Фестивальнең тагын бер яңалыгы — хатын-кызларның кылыч белән эш итү күнекмәләре буенча Беренче Бөтенроссия «Казарла» ярышы. Россиянең төрле почмакларыннан 20дән артык катнашучы үзләренең кылыч куллану күнекмәләрен күрсәтәчәк.

Читайте на 123ru.net