World News in Tatar

Россиядә ил гражданнары һәм чит ил гражданнары өчен сим-карталар санын чиклиләр

Дәүләт Думасы депутатлары Россия һәм чит ил гражданнары өчен телефон номерлары санын чикли торган закон проектын ахыргы укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости яза.

Россия гражданинына 20дән һәм чит ил гражданинына 10нан артык сим-карта бирелмәячәк. Икенче очракта элемтә хезмәте күрсәтү турында килешү кешенең үзе барында гына – чит ил гражданинының Бердәм биометрия системасында белешмәләре булган очракта гына мөмкин.

Моннан тыш, алар өчен кулланыла торган җайланманың идентификация кодын (IMEI) һәм әгәр дә, сим-карта эш өчен кулланыла икән, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләре турында мәгълүматны килешүгә кертү мәҗбүри була. Чит ил гражданнары элемтә хезмәте өчен акча белән түләүне бары тик идентификация узганнан соң гына башкара ала.

Бу яңалык нигезендә, операторлар чит ил гражданнары белән килешүләрне 2025 елның 1 июленә кадәр тиешле рәвешкә китереп бетерергә тиеш – юкса, аларга элемтә хезмәтләре күрсәтелмәячәк. Моннан тыш, операторлар киләсе елның 1 ноябренә кадәр Россия гражданнары, шул исәптән абонентлар һәм корпоратив кулланучылар турында белешмәләрне тикшерергә тиеш була.

Моннан тыш, әлеге инициатива мессенджерларда таныш булмаган номерлардан шалтыратулар һәм хәбәрләр алуны да тыя.

Читайте на 123ru.net