World News in Tatar

Татарстан галимнәре Саратов өлкәсендә Алтын Урда чорына караган объектлар тапкан

Татарстан галимнәре Саратов өлкәсендә Алтын Урда чорына караган объектлар тапкан

Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты галимнәре Саратов өлкәсендә казу эшләре вакытында Алтын Урда чорына караган объектлар тапкан. Табылдыклар турында институтның телеграм-каналында сөйләделәр.

Үкәк шәһәрлегендә казу эшләре алып барганда көрән һәм яшел төстәге эшкәртелмәгән кирпечтән төзелгән җир өсте корылмаларының җимерелгән диварларына, аскы өлеше панцирлы өю техникасы буенча торгызылган кирпеч бина диварына тап булганнар. Биредә шулай ук XIV гасырның 30-60нчы елларына караган 150 бакыр һәм көмеш тәңкә табылган.

Фото: © https://t.me/archpov/385?single

Моннан тыш, белгечләр Хмелевское-1 җирлеге территориясендә (ул Алтын Урданың Үкәк шәһәре янында урнашкан) мөгездән ясалган әйберләр, пешка һәм уен шашкасы, тандыр табып алган.

ТР Фәннәр академиясендә искәртүләренчә, эшләр Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы буенча оештырылган.

Читайте на 123ru.net