World News in Tatar

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Йокысызлык иртә үлем куркынычын 30 процентка арттыра

Тәүлегенә алты сәгатьтән кимрәк йоклаучы кешеләрдә иртә үлем куркынычы 30 процентка күбрәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашкога сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Сәламәт җәмгыять» форумында министр шулай ук йокысызлык йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын 50 процентка арттыруын билгеләп үтте. Ә кешенең когнитив функцияләре һәм хезмәт җитештерүчәнлеге 40 процентка кими.

Моннан тыш, нормаль йокы булмау симерү куркынычын 50 процентка арттыра.

Читайте на 123ru.net