World News in Tatar

Казан метросында Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар турында плакатлар күренә башлады

Казан метросында ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар турында искәрткән плакатлар күренә башлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы журналисты хәбәр итте.

Постерда татар телендә сайлауларны үткәрү датасы (8 сентябрь) һәм имзалар язылган. Шулай ук сул якта аскы почмакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең төп сайтына сылтама бирелгән.

Фото: © «Татар-информ»

Читайте на 123ru.net