World News in Tatar

Татарстанда 1 августтан контрактникларга түләүләр 1,7 миллион сумга кадәр артачак

Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1 миллион 705 мең сумга кадәр акча алачак. Түләүнең күләме арту РФ Президентының 1 августтан һәм ел ахырына кадәр махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә 400 мең сум күләмендә федераль түләүләр турындагы яңа указы белән бәйле.

Шул рәвешле, Татарстанда контракт төзегән очракта бер тапкыр бирелә торган акчаны күләме 1,7 миллион сум тәшкил итәчәк. Шуның 1,005 миллионын – Татарстан Республикасы, 400 меңен – РФ Саклану министрлыгы, 300 меңен муниципалитетлар бирә.

Финанс ярдәменнән тыш, яңа патриот-контрактникларга республика һәм федераль дәрәҗәдә гамәлдә булган барлык ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә. Хезмәткәрләре контракт имзалаган предприятиеләр аларның эш урынын саклый һәм эш хакы түли, кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итә. Җирле хакимиятләр хәрбиләрнең гаиләләрен опекага ала.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры яки 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на 123ru.net