World News in Tatar

Путин Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләүләр турындагы указны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин махсус операция зонасында хезмәт итү өчен Саклану министрлыгы белән контракт төзегән хәрбиләргә 1 августтан 31 декабрьгә кадәр 400 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләү турындагы указны имзалады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы субъект башлыкларына контракт төзегән хәрбиләргә 1 августтан 400 мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирергә тәкъдим итте.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы контрактниклар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр Россиядә иң югарылардан берсе булуы турында язып чыккан иде. Контракт имзалаганнан соң, хәрби бер тапкыр 1,5 миллион сумга якын акча ала, шулай ук кирәк-яраклар, кием-салым белән тулысынча тәэмин ителә.

Читайте на 123ru.net