World News in Tatar

Фәнил Әһлиуллин Лисичанск мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде

Татарстан Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин, мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген бәяләү өчен, Лисичанск һәм җирле белем бирү учреждениеләре җитәкчелеге белән очрашу оештырды. Укучылар һәм мөгаллимнәр ияләнгән уку процессына әйләнеп кайта алсын өчен, ул белем йортларын әзерләүнең мөһимлеген искәртте.

«Мөмкин булган барлык ресурсларны да эшкә җигәргә кирәк», - диде Фәнил Әһлиуллин.

Фото: © «Татар-информ»

Татарстан шефлыкка алган шәһәрнең коллективларын республика бригадалары ремонтлый торган объектларга җәлеп итүнең мөһимлеге аерым билгеләп үтелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча мәктәп коллективларын якын-тирә территорияне җыештыруга һәм иске җиһазларны утильләштерүгә җәлеп итү турында карарга килделәр. Укытучылар, техник персонал әлеге инициативаны хуплап каршы алды һәм зур энтузиазм белән эшкә кереште.

Фото: © «Татар-информ»

Кирәкле бөтен төзелеш кирәк-яраклары, көрәкләр, тырмалар һ.б. эш коралларын да кертеп, Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан тәкъдим ителде, җирле халык моның өчен зур рәхмәт белдерде.

Хәзерге вакытта мәктәпләрне кабул итүгә әзерләүнең соңгы этабы бара. Тиздән Лисичанск укучылары парта артларына утырачак.

Читайте на 123ru.net