World News in Tatar

Татарстан үзмәшгульләре биш ел эчендә республика казнасына 6,8 миллиард сум салым түләгән

Махсус салым режимы гамәлдә булган биш елда Татарстанда 342,3 меңнән артык кеше үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән. Бу вакыт эчендә үзмәшгульләр 83 миллион чек формалаштырган һәм республика казнасына 6,8 миллиард сум салым түләгән, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Билгеләп үтелгәнчә, 2024 ел башы белән чагыштырганда мондый гражданнар саны 12 процентка диярлек, яки 36,2 мең кешегә арткан.

«Татарстанда үзмәшгульләр ел саен арта – республика гражданнарның профессиональ кеременә салым түләүчеләр сыйфатында теркәлүчеләр саны буенча илнең алдынгы биш төбәге арасына керә, бу төбәктә микробизнес алып бару өчен җәлеп итүчән шартлар тудырылуы турында сөйли. Республика «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында үз эшен яңа башлаган эшкуарларга актив ярдәм күрсәтә. Үзмәшгульләр электрон сәүдә мәйданчыкларында бушлай яки ташламалы шартларда теркәлә ала, алар дәүләт һәм муниципаль милекне ташламалы арендалау хокукына ия, шулай ук консультация һәм белем бирү программаларыннан, финанс ярдәменнән файдалана алалар», - дип искәртте ТР икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Спикер билгеләп үткәнчә, үзмәшгульләр җитештергән продукцияне сату өчен республикада даими рәвештә ярминкәләр үткәрелә. Ярминкә – Татарстан үзмәшгульләре арасында ихтыяҗ иң зур булган ярдәм чараларыннан берсе.

Министр урынбасары әйтүенчә, үзмәшгульләр күбесенчә пассажирлар йөртү, фатир арендалау, реклама һәм маркетинг, төзелеш һәм репетиторлык өлкәләрендә хезмәт күрсәтә.

Читайте на 123ru.net