World News in Tatar

Исмәгыйль Ханиянең үлеме сәбәпле Равил Гайнетдин Палестина халкының кайгысын уртаклаша

Ислам каршылык хәрәкәте (ХАМАС) сәяси бүлеге башлыгы, Палестина автономиясенең премьер-министры Исмәгыйль Хания һәлак булуы сәбәпле, Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин кайгы уртаклашты. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без бу җинаятьне бар Палестина халкы мәнфәгатьләренә һәм киләчәгенә карата агрессия акты буларак кабул итәбез, шулай да батырлык һәм тәвәккәллек күрсәтүче кардәш халык җиңү хакына берләшүе һәм бердәмлек аша бу сынауны да узар дип өметләнәбез. Мәрхүм Исмәгыйль Ханиянең гаиләсенең, көрәштәшләренең һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, аның Мәскәү Җәмигъ мәчетенә күп тапкырлар килүен онытмыйбыз һәм күренекле сәясәт эшлеклесе өчен догада калабыз», - диелә мөфти имзалаган кайгынамәдә.

Читайте на 123ru.net