World News in Tatar

Татарстан Фотографлар союзы вәкилләре Мәскәүгә юл тотачак

Татарстан Фотографлар союзы вәкилләре Мәскәүгә юл тотачак

Иртәгә, 1 августта Татарстан Фотографлар берлеге әгъзалары Мәскәү шәһәренә сәфәргә бара. Сәфәрнең төп максаты – Берлек вәкиле Сергей Волковның күргәзмәсе ачылышын тамаша кылу. Күргәзмә «Мосфильфмдагы галереядә» үтәчәк. Оештыручы билгеләвенчә, әлеге күргәзмә ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән.

«Безнең өчен Сергей Алексеевичның «50х50» күргәзмәсе – мөһим вакыйга. Башкалада, «Мосфильм»да ачылу – ул авторның талантын Бөтенроссия дәрәҗәсендә тану. Шулай ук ТР Фотографлар Берлеге өчен бу Татарстанны, республикабызны, безнең талантларны киң аудиториягә тәкъдим итү һәм яңа элемтәләр һәм илһам алу мөмкинлеге», – дип сөйләде Татарстан Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш шулай ук берлек вәкилләре белән һәрчак актив булуын ассызыклады, Сергей Волковның – Татарстан өчен әһәмиятен әйтте. «ТР Фотографлар Берлеге үз әгъзаларына күргәзмәләр һәм чаралар оештыруда һәрвакыт ярдәм итә. Сергей Волков үзе күп еллар дәвамында Союз үсешенә зур өлеш кертте. Һәм хәзер аның күргәзмәсен ачуда катнашу безнең өчен зур мәртәбә!» – диде ул.

Күргәзмә ачылышы Мосфильм урамындагы 1с18 адресы буенча урнашкан «Мосфильм» галереясендә үтәчәк. Ул 18.00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар әйтүенчә, күргәзмә бик уникаль булачак, ә кунакларны исә Сергей Душковның авторлык кухнясы сыйлары да көтәчәк.

  • Әйтергә кирәк, ТР Фотографлар берлеге составында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының күп кенә фотохәбәрчеләре, шулай ук хәбәрче Юлай Низаев тора.

Читайте на 123ru.net