World News in Tatar

Түбән Камада махсус операциядә катнашучылар өчен мунча себеркесе һәм иван-чәй әзерлиләр

Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында яшәүчеләр якташ солдатлары өчен гуманитар ярдәм әзерли. Бу изге эштә бөтен авыл катнаша – мунча себеркесе, чәй, тәм-томнар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре әзерлиләр. Процесс профессиональ фабрикадагы кебек җайга салынган, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесенә Эльза Кузнецова.

Ир-атлар мунча себеркесе ясый. Моның өчен балта, пычак, бау һәм каенның яшь ботаклары кирәк. Бу эштә иң тәҗрибәле ир-атларның берсе – Фәрит Заһиров.

«Бөтен буыннарга, кан әйләнешенә файдалы, безнең ата-бабаларыбыз каен яфракларын ләгәндә пешереп, шуның суында утырганнар. Элегрәк хәрбиләр шулай эшләгән. Иван-чәй күңелне күтәрә, арыганлыкны бетерә. Иртән сабый бала кебек уянасың», - дип сөйләде ул.

Файдалы үләннәр кушып ясалган чәйне дә солдатларга җибәрәчәкләр. Моның белән хатын-кызлар шөгыльләнә. Шулай ук маскировка челтәрләре үрәләр. Бу эш күп көч сорый, әмма зур коллектив белән тотынгач, арыганлык сизелми дә.

«Без чәйнеккә парафин, балавыз салып, плитәдә эретәбез. Шуннан соң аны банкага агызабыз, ул тулы булырга тиеш. Барысы да яхшы килеп чыга», - дип аңлата процессны осталар.

Түбән Уратма авылында яшәүчеләр солдатларга һәрвакыт актив ярдәм күрсәтә. Бүген бу җирлектә туып үскән 13 кеше махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Солдатларга тәм-томнан да өлеш чыгаралар. Киләсе гуманитар ярдәм белән аларга карабодай балы һәм җирле осталар әзерләгән чәкчәк җибәрәчәкләр.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Читайте на 123ru.net