World News in Tatar

Иранда ХАМАСның политбюро башлыгы Исмаил Хания һәлак булган

Иранда политбюро башлыгы Исмаил Хания һәлак булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Палестинаның радикаль ХАМАС хәрәкәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, фаҗига аның Тәһрандагы резиденциясенә Израильнең рейды нәтиҗәсендә килеп чыккан. Аңа кадәр Хания Иран Президенты Масуд Пезешкианның инаугурация тантанасында катнашучылар арасында булган.

Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары язуынча, Ханияне ракета һөҗүме вакытында үтергәннәр. Бу вакытта политбюро башлыгы йокы бүлмәсендә булган.

Читайте на 123ru.net