World News in Tatar

Казанда «Горводзеленхоз»ның яңа теплица хуҗалыгы 767 млн сумга төшәчәк

Казанның Даурия урамында механикалаштыру һәм теплица хуҗалыгы базасын төзү 767 млн сумга төшә. Объект «Горводзеленхоз» МУП карамагында була. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталындагы тендердан билгеле булды.

Корпуста административ-көнкүреш бүлмәләре, якынча 48 кеше сыйдырышлы демонстрацион зал, салкын склад һәм аерым керү юллары булган инженер-техник бүлмәләр урнаштырылачак. Бина турыпочмаклы һәм бер катлы, яссы түбәле була. Төзелеш эшләрен тәмамлап, объектны 2025 елның 30 июненә кадәр тапшырырга планлаштыралар. Акча Казан бюджетыннан бүлеп бирелә.

Искәртик, апрельдә база һәм теплица хуҗалыгы төзелеше проекты тарихи-мәдәни экспертиза узды. Объектта яшелләндерү мәйданы 4 мең квадрат метрга җитә.

Сатып алуның гомуми бәясе 785 млн сумнан артык тәшкил итә. «Горводзеленхоз» корпусыннан тыш, Әтнә районының Күәм авылында спорт белән шөгыльләнү өчен киенү-чишенү бүлмәсе һәм хәрби-спорт әзерлеге, патриотик тәрбия үзәге булдыру өчен «Чайка» балаларны савыктыру лагере территориясендә спорт мәйданчыгы төзергә кирәк. Эш 2024 елның 1 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш, аларны республика бюджетыннан финанслаячаклар.

Заказ бирүче – Татарстанның Главстрой оешмасы.

Читайте на 123ru.net