World News in Tatar

Марат Әхмәтов Татарстанда авыл җирлегенең ике проблемасын атады

Бүгенге көндә Татарстанда авыл үсешенең төп проблемалары - аның картаюы һәм авыл хуҗалыгы икътисадының тотрыксызлыгы. Биектау районында авылга ярдәм итү турындагы матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов әнә шундый фикер белән уртаклашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Иң төп проблема – авыл картая. Әлбәттә, Казан белән көндәшлек итү авыр. Авыл җирендә кеше ресурсы бетеп бара. Мондый шартларда мигрантларны җәлеп итәргә туры килә. Әмма әлегә кадәр безнең республикада да, тулаем илебездә дә авыл тормышын саклап калуга юнәлдерелгән реаль эшли торган зур программа юк. Ярдәм итү формалары бар, әмма алар проблема масштабына туры килми», - дип белдерде спикер.

Икътисадның тотрыксызлыгына килгәндә, бу фактор авыл тормышына җитди йогынты ясый. Уртача сәләтле товар җитештерүче шәһәр кешесеннән ким булмаган акча эшләсен өчен шартлар тудырырга кирәк, дип белдерде Әхмәтов.

«Әлегә без мондый шартлар тәэмин итмибез икән, калганы файдасыз. Бүген кешеләрне энтузиазмда һәм табигый романтикада тоту мөмкин түгел. Мондый карарларны ил дәрәҗәсендә кабул итәргә мөмкин, әмма әлегә алар юк. Тиздән алар өчен вакыт җитәр дип ышанам», - диде ул.

Татарстанда авылны яшәртү өчен дә күп чаралар күрелә. Профильле торак программаларыннан тыш, кешеләрнең башларында авыл җирлеге имиджын да үзгәртү мөһим, дип саный Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.

«Бездә яшьләрне авылга җәлеп итә торган программалар эшли. Элек ата-аналар балаларын авылга җибәрергә теләми иде. Һәрвакыт колакчынлы баш киеме, резина итек, фуфайка һәм начар ис ассоциациясе булды. Андый нәрсә күптән юк инде. Без кешеләр хәзер ферманың ничек эшләвен аңласын өчен бу хакта бөтен җирдә сөйләргә тырышабыз. Бу җәһәттән яшьләр белән күбрәк эшләргә һәм кабул итү планында менталитетны үзгәртергә кирәк», — дип хәбәр итте ул.

Читайте на 123ru.net