World News in Tatar

Омск өлкәсендә төбәкара фәнни-туган якны өйрәнү конференциясе булды

Омск өлкәсендә төбәкара фәнни-туган якны өйрәнү конференциясе булды

Омск өлкәсе Тевриз муниципаль районы Ташаткан төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Омск өлкәсе Иртыш буе төньяк районнары татарлары: тарих һәм хәзерге заман» төбәкара фәнни-туган якны өйрәнү конференциясе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Конференция татар халкы гимнын башкарудан башланды. Сәламләү сүзе белән мәктәп директоры Ф.Ногманова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов мөрәҗәгать итте», – диелә хәбәрдә.

Директор киңәшчесе Г.Назырова «Ташаткан мәктәбендә Балачак навигаторы» темасы белән чыгыш ясады, туган тел укытучысы Н.Чалимова дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә туган телне һәм мәдәниятне саклау турында сөйләде, туган якны өйрәнүче Х.Баһаветдинова, «Ташатканнан Бөек Ватан сугышында катнашучылар» проектын тәкъдим итте. Директор урынбасары З.Ногманова Ташаткан авылы тарихын ачты.

Туган якны өйрәнүчеләр делегациясе җирле халык белән очрашты, З.Уразмөхәммәтовага, М.Ногманова «Сугыш чоры балалары» медальләрен тапшырды. Шулай ук социаль әһәмиятле объектларда – мәктәптә, авыл клубында һәм мәчеттә булды.

Читайте на 123ru.net