World News in Tatar

Ташламалы IT-ипотека 2030 елга кадәр озайтылды

Ташламалы IT-ипотека 2030 елга кадәр озайтылды

Россиядә IT-ипотека программасы 2030 елга кадәр озайтылды. Бу хакта Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлар Кабинеты утырышында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, хакимият өчен бу тармакта кадрлар потенциалын ныгыту өстенлекле булып тора. Шул максаттан илдә барлык кирәкле чаралар дәвам ителә, шул исәптән белгечләр эше өчен шартлар тудырылачак. Кадрларны төбәкләрдә тотып калу өчен дәүләт программаны Мәскәү белән Санкт-Петербургка таратмаячак.

Августтан программа яңа шартларда эшли башлый. Еллык ставка 6 процентка кадәр тәшкил итәчәк, кредитның максималь суммасы 9 млн сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Аныкланганча, махсус банк һәм төбәк программалары булганда процент ставкасы өстәмә рәвештә киметелергә мөмкин.

Моннан тыш, потенциаль ипотека алучыга таләпләр төгәлләштерелде. Шулай итеп, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә айтишникларның кереме 150 мең сумнан, башка шәһәрләрдә һәм торак пунктларда 90 меңнән да ким булмаска тиеш.

Читайте на 123ru.net