World News in Tatar

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгында кадрлар җитмәү проблемасын хәл итү турында сөйләде

Модернизация һәм яңа технологияләр кертү авылда кадрлар кытлыгын булдырмаска ярдәм итте. Бу хакта Биектау районында авылга ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сөйләде. дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Без узган елларда авыл хуҗалыгында шулкадәр киң күләмле модернизация ясый алмасак, Татарстан кыен хәлдә калыр иде. Яңа техника килде, хәзер бер тракторда 4 кеше урынына берәү эшли ала, шул ук вакытта җитештерүчәнлеге күп тапкырга артык. Тракторчы яхшы хезмәт хакы ала, чөнки дүрт кешегә түгел, аңа гына түләргә кирәк», — дип белдерде ул.

Әмма авылда эшче куллар җитмәү проблемасы юкка чыкмаячак. Киресенчә, якындагы елларда ул киң күләмлерәк була, аның өстендә әле бик нык эшләргә туры киләчәк, дип йомгаклады Әхмәтов.

Читайте на 123ru.net