World News in Tatar

Тубылда «Искер җыены»нда татарча дискотека була

2-4 августта Тубыл шәһәрендә Себер татарларының «Искер җыены» XIV Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале узачак. Бу хакта «Вконтакте» социаль челтәрендә Тубыл себер-татар мәдәнияте үзәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Фестиваль кысаларында «Искернөң тарихи язмышы» XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була. Җиңүчеләрнең гала-концерты, шулай ук фестивальдә катнашучыларны һәм лауреатларны бүләкләү чарасы планлаштырылган.

2 августта 10.00 сәгатьтә Тубыл шәһәре «Синтез» мәдәният йортында «Искернең тарихи язмышы» XV фәнни-гамәли конференциясе була.

3 августта 10.00 сәгатьтә «Искер» тарихи-мемориаль комплексында Себер татарларының «Искер-җыен» XIV Халыкара тарихи-мәдәни мирасы фестивале уза.

4 августта 15.00 сәгатьтә Тубыл шәһәре «Синтез» мәдәният йортында фестивальдә җиңүчеләрнең гала-концерты үткәрелә.

3 авгутта 18.00 сәгатьтә «Искер» тарихи-мемориаль комплексында «Кичке уен»татар дискотекасы була, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net